Янгыннардан сак булыйк!

Өлкә территориясендә янгын куркынычы сезоны дәвам итә. Бүгенге көнгә төбәктә 16 термоточка теркәлде. Алар янгынның урманнарга һәм торак пунктларга күчү куркынычы булып тора.
Иске Кулаткы район территориясендә 17 апрельдән башлап янгынга каршы махсус чор игълан ителде. Үткән атнада район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев катнашында коры үләннәрне яндыру очраклары еш теркәлгән Яңа Яндука авылында халык җыены узды. Халыкка кабат янгын куркынычсызлыгы чаралары искәртелде. Бүгенге көндә район басуларында, урманнар тирәсендә минеральләштерелгән полосаларны төзекләндерү буенча эшләр алып барыла, куркыныч урыннарны ачыклау максатыннан рейдлар үткәрелә. Күпчелек очракларда янгыннар килеп чыгуның төп сәбәбе – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү. Шуңа күрә янгынга каршы махсус режим чорында:
— учаклар ягу;
— каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чар яндыру;
— ачык һавада азык әзерләргә;
— пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый.
Урманнарны янгыннардан саклау максатыннан өлкәбездә янгын куркынычы сезоны 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда урманда учаклар ягу, янган шырпы һәм тәмәке төпчекләре ташлап, урман фонды җирләрендә һәм урманга кушылган җир кишәрлекләрендә үлән яндыру, урманнарны көнкүреш калдыклары һәм чүплекләр белән чүп-чардан арындыру, чүп-чар ташлау тыела.
Хөрмәтле райондашлар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде. Ут белән сак булыйк!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7993

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.