Хәрбиләргә – гуманитар ярдәм

Районыбызда махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче мобилизацияләнгән якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю һәм аны җибәрү буенча эшләр дәвам итә. Без дә “Ярдәм янәшә”, “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” акцияләрендә катнашырга булдык. Авыл халкы да бу карарны хуплады һәм без бергәләп шушы эшкә керештек. Бик тиз арада авыл халкы, фермерларыбыз һәм чит төбәкләрдә яшәүче якташларыбыз тарафыннан 41 мең 500 сум акча җыелды. Шушы акчаларга хәрбиләребез өчен көндәлек кирәк яраклар, озак бозылмый торган ризыклар, өс киемнәре, медикаментлар сатып алдык. Авылдашларыбыз шулай ук бал китереп тапшырдылар. Китапханәче Х.Ү. Төхфәтуллина, авыл клубы мөдире Г.Ә. Мусина, авылдашыбыз Н.М. Иксанова ярдәмне җыюда зур тырышлык куйдылар, оештыру эшләрен алып бардылар. Шулай ук без мобилизацияләнгән якташыбыз, күптән түгел генә ялга кайткан Яңа Кулаткы авылы егете белән очрашып, авылдашларыбыз исеменнән аңа 5 мең акчалата ярдәм иттек.
Хәрби операциядә катнашучы һәркем безне, безнең илне яклый. Шуңа күрә андагы һәркемгә булышу — безнең бурыч. Игелекле ярдәм дәвамлы булсын, ярдәм җыюда катнашкан һәркемгә саваплары кайтсын! Барлык катнашучы авыл халкына чын күңелдән олы рәхмәт белдерәсе килә. Биргән сәдакалар меңе белән үзегезгә кайтып ирешсен. Аллаһы Тәгалә барчагызга да саулык-сәламәтлек, иминлек насыйп итсен, дөньяларыбыз тыныч булсын. Иң мөһиме, авылдашларыбызның, райондашларыбызның исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез. Бу эшебезне туктатмыйбыз, алда да шулай ярдәм итеп торырга тырышырбыз.
Ринат Сөләйманов,
Усть Кулаткы авылы администраторы.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7996

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.