Мәчеттә ифтар мәҗелесе узды

11 апрельдә Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең «Гани» мәчетендә ифтар мәҗелесе узды. Бу күркәм чарага әлеге мәхәлләгә йөрүче абыйлар һәм апалар, башка мәчетләр имамнар һәм район җитәкчеләре чакырылган иде.

Район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев, район Башлыгы Л.Ф. Богданова һәм Ульяновск өлкәсенең көньяк мөхтәсибәте мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Яфаров бирегә җыелучыларны Рамазан ае белән котлап, изге теләкләрен юлладылар.

Ульяновск өлкә мөфтиятенең укыту буенча урынбасары Равил хәзрәт Насыйров, Иске Кулаткы районының мөхтәсибе Рушан хәзрәт Гафуров, әлеге мәчетнең имамы Адельша хәзрәт Хаметов догалар кылдылар һәм вәгазьләр укыдылар.

Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7886

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.