Әдәби очрашуда

Бүген, ягъни 16 мартта, «Күмәк көч» район газетасы редакциясендә 21 мартта билгеләнүче Бөтендөнья шигърият көне алдыннан танылган җирле шагыйрьләр, шигырь сөючеләр, татар телен яратучы, төрле конкурсларда катнашучы мәктәп укучылары һәм татар теле укытучылары катнашында матур әдәби очрашу булып үтте. Әлеге чара Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең Иске Кулаткы бүлекчәсе белән берлектә оештырылды. Район газетасының баш редакторы Сабира Әдиповна Абитова кунакларны сәламләп, әлеге очрашуларның киләчәктә дә дәвамлы булуын һәм яшь буында туган телебезгә мәхәббәт һәм кызыксыну уятуда ролен билгеләде. — Элек елларда “Күмәк көч” район газетасы редакциясе каршында ”Кулаткы чаткылары” дигән әдәби берләшмә эшләп килгән. Анда тәҗрибәле авторлар үзләренең яңа әсәрләрен тәкъдим итеп кенә калмыйча, яшь каләм тибрәтүчеләргә дә шигырь язу алымнарын күрсәткәннәр, тәҗрибә ураклашканнар. Һәм газета битләрендә дә аларның әсәрләре даими дөнья күргән. Менә шушы түгәрәкнең эшен яңартып, аңа яңа сулыш өреп, “Күмәк көч” газетасы редакциясе яңа талантларны үстерүгә, яшьләр, мәктәп укучылары арасында талантлы балаларны ачыклауга йөз тота, — дип белдерде С. Ә. Абитова.
Җирле язучыларыбыз: Кадыйр Ахмеров, Мөнир Вәльшин, Рөстәм Арифуллин, Гөлсем Асанова һәм Галия Гиматдинова чыгышларында иҗат дөньясына килүләре, беренче тапкыр шигырь язулары турында мавыктыргыч  сөйләп,  үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр.  Озак еллар Урта Терешка урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты буенча тирән белем бирүче, хезмәт казанышлары белән районда танылган  укытучы  Гөлсинә Измайлова хәзерге вакытта да балалар арасында татар телен сөюче, белергә теләүче сәләтле укучылар барлыгы һәм эшенең нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай ук биредә катнашучылар туган телебезне, гореф-гадәтләрне ничек саклап калырга һәм яшь буынга сеңдерергә дигән сорауга да үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Тулырак материалны газетаның киләсе санында  укырсыз.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7531

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.