Президент Владимир Путин Чукотка автономияле округы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Владислав Кузнецовны билгеләде. Тиешле указ Кремль сайтында урнаштырылган.
Искәртәбез, Владислав Кузнецов 2019 елдан 2021 елга кадәр Курган өлкәсе вице-Губернаторы вазифаларын башкара, 2022 елның июнендә аны ЛНР Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары итеп билгелиләр.
Свежие комментарии