Эшен яратучы хат ташучы

Авыл җирендә хат ташучы хезмәте гомер-гомергә игътибар үзәгендә булды. Бүгенге көнне дә халык аларга зур хөрмәт белән карый. Хат ташучы һөнәре беркайчан да җиңел булмаган. Заманалар үзгәрсә дә, аларның хезмәт төрләре арта гына бара. Бүгенге көндә хат ташучы газета-журналларга яздырып, аларны таратып кына калмый, төрле түләүләр дә кабул итә, товарлар сата. Иске Мостяк авылында хат ташучы хезмәтен башкаручы Алия Кәшафовна Хәсәнова да үз эшен бик яратып һәм зур төгәллек белән башкара.

Алия Кәшафовна 1963 елның 15 мартында Акилә Насыйровна һәм Кәшаф Исмаилович Салиховларның күп балалы гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Әти-әниләре балаларын авыл тормышына күнектереп, барысын да хезмәткә өйрәтеп үстерәләр. Гаилә зур булгач, төп эшләре белән беррәттән, хуҗалык тоталар, бакча үстерәләр, шулай үзләрен кирәк-ярак белән тәэмин итәләр. Тик кызганыч, әтиләре бик яшьли якты дөньядан китә. Алия Кәшаф кызына мәктәптә 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң, авылда сарыклар комплексында эшләргә туры килә. Бер елдан соң ул Сызрань шәһәрендәге училищега укырга керә һәм тегүче һөнәрен үзләштерә. Аннары туган авылына кайтып, “Горький” фабрикасы филиалында тегүче булып хезмәт юлын дәвам итә. Тегү филиалы ябылгач, Алия апа биш ел дәвамында икмәк пешерү цехында эшли. Ул авыл егете Рәис Мәсумович белән гаилә корып җибәрәләр, дус, тату яшәп, кызлары Лилия һәм Диананы тәрбияләп үстерәләр. 2016 елда Хәсәновларга зур кайгы килә. Гаилә башлыгы хатынын тол, балаларын ятим калдырып, вафат була. Алия апага тормышның бар йөген үзенә тартырга туры килә. Ул авырлыклар алдында каушап калмый, үз-үзен кулга алып, киләчәккә якты хыяллар, зур өметләр баглап, яшәвен һәм хезмәт итүен дәвам итә.

Тулырак материалны газетаның 11 санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7493

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.