Уңышлары сокландыра

2023 елның февраленнән март аена кадәр Ульяновск өлкәсенең мәгариф һәм тәрбия Министрлыгының инициативасы белән Ульяновск шәһәрендә В.И. Вернадский исемендәге Бөтенроссия яшүсмерләрнең тикшеренү эшләре конкурсының региональ этабы уздырылды.
Әлеге конкурс дөньяга зур ачышлар китергән Россия фәнни мәктәбе традицияләренә яшьләрне җәлеп итү максаты белән оештырылды.
Бу конкурста Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Алсу Альбикова фәнни җитәкчесе Әлфия Равиловна Бимеева белән бергә үзенең фәнни эшен уңышлы тәкъдим итте.
Алсу Альбикованың тикшеренү эше жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде һәм аңа мактаулы 2нче урын бирелде. Әлеге укучы Ульяновск өлкәсенең мәгариф һәм тәрбия Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнәчәк.
Шулай ук Алсу Казанда узган «Үз халкын данлаган татарлар» VIII нче Бөтенроссия конференциясендә катнашып, 3нче дәрәҗәле Диплом белән бүләкләнгән.
Моннан тыш, әлеге тырыш, талантлы укучы Зеленодольск шәһәрендә үткән Каюм Насыйри исемендәге Халыкара конференциядә катнашып, иҗади эше өчен 3нче урын белән билгеләнде.
Алсу Альбикованы һәм җитәкчесе Ә.Р. Бимееваны югары казанышлары белән котлыйбыз һәм алга таба төрле җиңүләр яулавын телибез.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7460

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.