10 мартта район мәдәният йортында Кадрлар үзәге барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсен оештырды. Районыбызның төрле оешма-учреждениеләренең консультатив-мәгълүмат мәйданчыклары эшләде. Әлеге чарада Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев катнашты. Эш бирүчеләр ярминкәгә килгән эшсезләр белән әңгәмә үткәрде, эш шартлары турында сөйләде, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Вакансияләр ярминкәсенең һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыгы эшендә мәктәп укучылары да катнашты. Ярминкәнең нәтиҗәләре турында тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз.
Мар 10 2023
Эш урыннары ярминкәсе узды
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7442
Свежие комментарии