Халык белән якыннан очрашу

Бүген, ягъни 10 мартта, Иске Мостяк авылында район агитпоезды эшләде. Биредә район администрациясе хезмәткәрләре, төрле оешма вәкилләре халык белән очрашты.
Авыл мәдәният йортында яшь гаиләләр мәйданчыгы оештырылды. Район администрациясе Башлыгының урынбасары Г.Ә. Богданова бирегә җыелган хатын-кызларны, әниләрне сәламләп, районда демографиянең хәле һәм хазерге вакытта дәүләт тарафыннан гаиләләргә игътибар бирелүе, социаль ярдщм күрсәтелүе турында ассызыклады. Иске Кулаткыдагыхалыкны социаль яклау бүлегенең хезмәткәрләре Надия Ханбикова социаль контракт алу, ә инде Гөлсирә Юсупова йөкле хатын-кызларга каралган льготалар турында аңлаттылар. «Гаилә» үзәге белгече Гүзәл Ахмерова әлеге үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырып, районда яшәүче гаиләләр белән нинди эш алып барылуы турында сөйләде.
Тамашачылар залында авыл халкы өчен «Тормыш гармониясе» үзәге күргәзмә оештырды. Әлеге үзәкнең җитәкчесе З.Н. Аксенова «Тормыш гармониясенең» эшчәнлеге, өлкән яшьтәге гражданнарның төрле проектлада, акцияләрдә катнашулары турында сөйләде. Әлеге үзәккә йөрүче, «көмеш» волонтер-остаз З.М. Аскарова районда «көмеш» волонтерлык эшен алып бару, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якташларыбызга гуманитар ярдәм итү турында сөйләде.
Район администрациясе Башлыгының урынбасары Г.Ә. Богданова авыл халкы белән әңгәмә корып, хәзерге вакытта район халкының бердәм булып, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якташларыбызга гуманитар ярдәм җыюда зур өлеш кертүләре турында сөйләде. Авыл халкы да мондый очрашулар оештыруны хуплап, рәхмәтләр белдерде, шулай ук авылда да волонтерлар булдыру кирәклеген тәкъдим иттеләр.
Авыл амбулаториясендә участок табибы Ә.Р. Масова халыкны кабул итте. Лаборантка теләүчеләрдән кан анализы алды. Шулай ук авыл халкы ЭКГ ясата алды. Авыл халкы мондый мөмкинлекләр булдыручы район больницасының Баш табибы С.А. Кунеевскийга рәхмәтләр белдерде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7446

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.