7 мартта Иске Кулаткы район администрациясенең утырышлар залында предпринимательлек эшен башлап җибәрүчеләр белән очрашу булып үтте. Әлеге чараны Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И. Ш. Магдеев алып барды. Ул очрашуда катнашучы хатын-кызларны киләсе Халыкара хатын-кызлар көне белән кайнар тәбрик итте һәм предпринимательлек эшен башлап җибәрүчеләргә сертификатлар тапшырды. Моның турында тулырак материалны “Күмәк көч” район газетасының киләсе санында укырсыз.
Мар 07 2023
Эшмәкәрләр белән очрашу
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7410
Свежие комментарии