Бәйрәм концертында

22 февральдә район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышлап тантаналы чара узды. Барлык ир-егетләрне бәйрәм белән район Башлыгы Л.Ф.Богданова, район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев тәбрикләп, якты теләкләрен ирештерделәр. Өлкә Губернаторы исеменнән котлау сәламнарын табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары Н.С. Аюкаева җиткерде. Ихлас котлаулар хәрби-патриотик җырлар, матур чыгышлар белән үрелеп барды.Сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган батыр солдатларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алындылар.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7283

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.