Этләр куркыныч тудыра

Этләр проблемасы Иске Кулаткы районында әледән-әле халыкны борчыган проблемаларның берсе булып кала. Аны төрлечә хәл итәргә тырышсалар да, хуҗасыз этләр арта бара, хуҗалары булганнары да көтүләре белән урамда йөрүләрен дәвам итәләр.
Шунысы куркыныч – балаларга, кешеләргә ташлансалар, ахыры ниләр белән бетәсен беркем белми. Мәктәптән укучылар өйләренә кайтырга куркалар, халык урамдагы этләрдән өркеп кирәк җиренә барудан тыелып тора. Бу мәсьәләне хәл итү буенча җаваплы службалар да битараф кала бирә. Ә халыкка нишләргә?
Бу мәсьәләнең кайчан һәм кем тарафыннан хәл ителәчәген күпме көтәргә була, дип социаль челтәрләрдә аша да халык зар елый.
Ә бит этләрнең урамнарда күбәеп китүенә үзебез дә гаепле.
Бауда тоткан хайваннарыбызны урамга чыгарып җибәрәбез, алар иреккә сусап чыгып чабалар һәм китеп югалалар. Без аларны эзләп торуны да кирәксенмибез, кайтырлар дибез. Бауда озак торганга, нәкъ шундый этләр кешегә ташланалар да.
Без моны кисәтә алабыз. Хайваннарыбызны баудан җибәрмәскә яки аларны сак астында иреккә җибәрергә кирәклекне онытмыйк. Кешегә ташланып, берәр хәл була калса, аның нәтиҗәсе аянычлы булачак.
Баудан этләрне җибәргән хуҗалар закон буенча этләре өчен җаваплы булырга тиеш.
Этләрне кеше йөргән, балалар уйнаган, машиналар йөргән урыннарда хуҗа контроленнән башка йөртү тыела.
Әгәр инде контрольсез җибәргәнсез икән, җаваплылык турында онытмагыз. Ваемсыз хуҗаларга штрафлар да каралган. Хуҗалар хәтта ваемсызлыклары өчен суд каршына да басарга мөмкин.
Тик этләр тешләп балалар яки кешеләр гомерлеккә җәрәхәтләнеп калса яисә этләр аркасында кеше гомере өзелсә, штраф түләп, суд каршына басудан ары күңелдә төзәлмәслек үкенеч калуын онытмаска иде. Этемне чыгармасам, кешегә зыян салмас иде, минем ваемсызлык аркасында ул гомер буена гарипләнеп калды, дип соңгы сулышыңа кадәр үкенерлек булмасын иде.

Иске Кулаткы шәһәр поселениесе администрациясе администраторы Рита Усманова белдерүенчә, февраль ахырына кадәр хайваннарны яклау буенча «Язмыш бүләге» хәйрия иҗтимагый оешмасы белән Иске Кулатка эшчеләр бистәсендә күзәтүчесез этләрне тоту буенча килешү төзеләчәк. Этләрне тоту датасы һәм вакыты өстәмә рәвештә «Иске Кулаткы районы» муниципаль берәмлеге администрациясенең социаль челтәрләрендә һәм “Күмәк көч” район газетасында хәбәр ителәчәк.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7267

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.