Май чабу – Масленица – борынгы рус халык бәйрәме. Бөек пост башланыр алдыннан җиде көн, Пасхага кадәр җиде атна алдан билгеләп үтелә. Бәйрәм датасы ел саен төрле. 2023 елда Май чабу 20-26 февральгә туры килә.
Май чабуның төп атрибутлары: коймак пешерү, карачкы яндыру, күңел ачулар, чана шуу.
Май чабу кышны озатып, җылылык хәбәрчесе булган язны һәм табигать яшәрү чорын каршы алуны аңлата.
Бәйрәмнең төп гореф-гадәте — коймак пешерү.
Бу Бөек постка әзерлек чоры. Әлеге вакыт эчендә барлык үпкәләрне кичерергә, бөтен начарлыкны онытырга, ачуланышкан кешеләр татулашырга тиеш.
Фев 22 2023
Коймак ашап язны каршылау
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7264
Свежие комментарии