Авыл халкын шатландырдылар

Габдулла  Тукай исемендәге Иске Кулаткы район  үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге каршында күчмә  библиобус  эшли.    Әлеге библиобус ярдәмендә китапханәчеләр авылларга барып,  халыкка хезмәт күрсәтәләр.

15 февральдә әлеге библиобус Яңа Зеленай, Яңа Яндовка һәм Яңа Мостяк авылларында эшләде. Авыл халкы күчмә библиобусның  килүен көтте.  Китапханәчеләр  Ә.Р. Рәхмәтуллина һәм Э.С. Юнусова халыкка популяр  булган  әдәбиятны алып килделәр. Барлыгы 21 укучыга хезмәт күрсәтелде һәм 35 китап тапшырылды. 

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7183

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.