15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне

Ул — татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь. 
Аңа 1956 елда Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул шулай ук әсирлектә язган «Моабит дәфтәрләре» җыентыгы өчен Ленин премиясенә лаек була.
Муса Җәлил дигәндә без батырлык,каһарманлык,талантлылык,тугрылык, кебек сүзләр кулланабыз.Ул чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек шәхес.
Тоткынлыкта язган шигырьләре 2 дәфтәр булып туган илгә кайта. ”Моабит дәфтәрләре” дип йөртелә алар. Дәфтәрләрдәге шигырьләрдә ничек кенә булмасын, мескенләнү дә, төшенкелеккә бирелү дә, язмышка кул селтәү дә юк. Аларда җиңүгә ышаныч, туган илгә мәхәббәт, фашизмга нәфрәт хисләре чагыла.
 
Җырларым
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!
Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.
Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.
Алдый алмас мине түбән ләззәт,
Вак тормышның чуар пәрдәсе,
Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю-
Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.
Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.
Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.
1943, 26 ноябрь.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7171

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.