Төркиядә җир тетрәгәннән соң сигез меңнән артык кеше коткарылган

Төркия вице-президенты Фуат Октай хәбәр иткәнчә, җир тетрәгәннән соң эзләү-коткару эшләре нәтиҗәсендә төрле төбәкләрдә сигез меңнән артык кеше коткарылган. РИА Новости шул турыда яза.

«Җимереклекләр астыннан 8 меңнән артык кеше коткарылды, ә җимерелгән биналар саны – 5 мең 775», – дип хәбәр итте Октай журналистларга.

Хатай, Кахраманмараш һәм Адыяман төбәкләренә транспорт чаралары керү, бәла-казага бәйле йөк ташучылардан тыш, көндезге 11.00 сәгатьтән башлап 48 сәгатькә туктатылган (Мәскәү вакыты белән туры килә), дип өстәде Төркия вице-президенты. Төркиядә көчле җир тетрәү вакытында һәлак булучылар саны 3,4 меңнән артып киткән, Сириядә алар 800 кешедән арткан, дип белдерә җирле хакимият. «Корбаннар саны 3 419 кешегә кадәр җитте, 20 534 кеше яраланган», – диде Төркия вице-президенты Фуат Октай журналистларга.

 

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7071

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.