Владимир Путин укытучыларның казанышлары өчен бирелә торган премияләр санын арттырды

Педагогик эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен укытучыларга Президент премияләре саны 1 меңнән 1 250гә кадәр арттырылган. Россия Президенты Владимир Путин шундый карар имзалады, документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Үзгәрешләр 2018 елгы карарга кертелде, аның белән дәүләт башлыгы мондый премияләрне гамәлгә керткән иде. Акчалата бүләк «укыту һәм тәрбия эшчәнлеген камилләштерүгә укытучыларны стимуллаштыру, аларның иҗади һәм һөнәри потенциалын үстерү» өчен кертелгән.

Премияләр ел саен Укытучылар көненә бирелә, аның һәрберсенең күләме – 200 мең сум.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7068

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.