Күзләрне ничек сакларга?

Күзегез  һәрвакыт балкып торсын өчен А, Е, С һәм В витаминнарын кулланырга кирәк.  Алар кишер, петрушка, диңгез ризыклары, кара җиләктә, чикләвек, йомырка, ярмаларда бар. Күз өчен чып-чын могҗиза — 1 стакан кишер суы, аны көнгә бер тапкыр эчү дә җитә.

* Монитор күзләрдән кимендә 50 см ераклыкта торырга тиеш.

* Компьютерда караңгыда эшләргә ярамый. Бу күзләрнең аруына китерә.

* Бер сәгать эшләгән саен тәнәфес ясарга тырышыгыз. Шул арада күзләргә төрле күнегүләр ясарга була. Мәсәлән, тәрәзәдән еракка карарга, күзләрне сулга-уңга, аска-өскә йөртергә мөмкин.

* Эшләгәндә  күзләрне ешрак ачып йомарга кирәк, бу аларны корыланудан саклый.

Еламагаз! Күз яшьләре — тоз һәм антибактериаль матдәләрдән тора, ул күзне инфекциядән саклау чарасы. Күз яшьләре күз тышчасына уңай таэсир итә, әмма елау күз өчен дә, тышкы кыяфәтебез өчен дә зарарлы. Елау яшь бизләрен эштән чыгара, күзләр шешенә һәм кызара, баш авыртуга китерә. Елаганнан соң күз кызыллыгын бетерер өчен күз кабагына салкын компресс куярга кирәк. Кыяр согы, чи бәрәңге кисәге дә әйбәт була.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6546

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.