Балалар өчен бәйрәм

Яңа ел иң матур, якты, тылсымлы бәйрәм булып санала. Яңа елны һәркем яңа өметләр, зур ышаныч белән көтеп ала, үтеп киткән елның истәлекле минутларын искә төшерә, алдагы елның да бәхет-шатлык китерәчәген юрый, моны бик тели.

Бүген Иске Кулаткы районында эшләп килүче мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм инвалидлар өчен тернәкләндерү бүлегендә  «Кыш бабайны эзләп» исемле Яңа ел квесты үтте. Балалар рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, төрле конкурсларда катнашты.  Волонтерлар  Кар кызы Кар бабае   ролен башкардылар. Балалар  Кыш бабайга   да  алдан әзерләнгән шигырьләрен сөйләделәр.  

Өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты  Н.Г. Мясников килгән кунакларны  Яңа ел бәйрәмнәре белән котлап,  һәр балага бүләкләр тапшырды.  Биредә хезмәт итүчеләр һәм ата-аналар аңа рәхмәтләр  җиткерде.  Район Башлыгы Л.Ф. Богдановага да чарада катнашучыларга матур теләкләрен юллады. 

 

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6539

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.