Яңа Мостяк авылының «Насыйп» мәчете каршында эшләп килүче «Җомга» мәктәбенә хәзерге вакытта 12 кеше йөри. Аларга гомерен балалар укытуга багышлаган, авылның ихтирамлы кешесе — мөгаллимә Сәймә Абдулхаковна Аксәнова дини белем бирә.
Бирегә йөрүче апалар хәзерге вакытта Украинадагы махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын башкаручы якташларыбызга Яңа ел бүләге итеп кирәк-яраклар әзерләгәннәр, авыл фермеры Рушан Мавиевич Шәфиев азык-төлек җыйган, шулай ук бу изге эшне оештыруда әлеге мәчетнең имамы Равил Мостафович Аксәнов тырышлык куйган.
Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз.
Свежие комментарии