27 ноябрь — Әниләр көне

Хөрмәтле әниләр, апалар, әбекәйләр!
Әниләр көне – календарьдагы иң якты, иң җылы бәйрәмнәрнең берсе. Чөнки әни һәркайсыбыз өчен иң кадерле, иң якын кеше, әнидән дә олы зат, ана йөрәгеннән дә мәрхәмәтле йөрәк юк. Шулай ук әни булу иң җаваплы вазифалардан санала. Ничә генә яшьтә булсак та, без һәрвакыт әниләребезнең яратуына, җылы карашына, кайгыртучанлыгына мохтаҗбыз.Әниләргә булган мәхәббәт безгә бөтен авырлыкларны җиңеп чыгарга, уңышка ирешергә ярдәм итә. Гаиләдә җылылык тудыруыгыз, шул җылыны саклап яши белүегез, барлык изгелекләрегез өчен без сезгә бурычлыбыз. Әниләребезгә булган яратуыбызны бәйрәм көнендә генә түгел, һәр көнне, һәр сәгатьтә күрсәтергә тиешбез.
Йөзләрегездән елмаю һәм шатлык нурлары һич тә китмәсен! Сәламәт булып, балаларыгыз һәм якыннарыгызның кадерхөрмәтен тоеп, күңел тынычлыгы белән яшәргә язсын! Тормышыгыз гел якты, куанычлы көннәрдән генә торсын!

Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.
И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6077

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.