Сораштыру: Россиялеләрнең 70 проценты Яңа ел чараларын уздыру яклы

Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге, Украинада барган махсус хәрби операциягә карамастан, Яңа елны бәйрәм итүнең традицион форматларын – балалар өчен чыршы бәйрәмнәрен, урамнарны һәм сәүдә үзәкләрен бизәүне саклап калуны яклап фикерен белдергән. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә.

Аерым алганда, сораштыруда катнашучыларның 70 проценты «хакимият яңа иллюминация һәм бизәү әйберләре сатып алудан баш тартса, шәһәрләрне бәйрәмчә итеп бизәүне яклаган», ә 14 проценты яңа иллюминация алуга тотылган чыгымнарны да хуплаган.

Моннан тыш, сораштырылучыларның 85 проценты кибет, сәүдә үзәкләре һәм ярминкәләрне бәйрәмчә бизәүне яклап фикер белдергән, ә 37 проценты аларның гадирәк булуын тели. Сораштыруда катнашучыларның 89 проценты урамнарда һәм мәйданнарда бәйрәм чыршыларын урнаштыруны хуплый (җавап бирүчеләрнең 34 проценты гадирәк бизәлешне сайларга тәкъдим иткән).

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6023

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.