Егетләребез хезмәткә әзер

Быелгы көзге хәрби чакыру кампаниясе элеккегеләреннән бераз аерылып тора. Өлешчә мобилизациягә бәйле рәвештә, армиягә чакыру бер айга кичектерелде. Һәм 1 ноябрьдә башланып китте. Ләкин шул ук вакытта ул гадәти вакыт эчендә тәмамланачак. Ягъни, өч ай урынына армия сафларына чакыру ике ай эчендә төгәлләнәчәк. Армиягә алынучы егетләр махсус хәрби операциягә җибәрелмәячәк. Бу турыда РФ нең оборона Министры Сергей Шойгу һәм Генераль штаб та раслады

Иске Кулаткы район больницасында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе үз эшен башлап җибәрде. Бүген районыбызның армиягә чакырылучы егетләре комиссия тикшеренүе уздылар. Бу кампаниядә районыбыздан җиде егет Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә китәчәк.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5930

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.