11 ноябрьдә Иске Кулаткы балалар һәм яшәүсмерләр спорт мәктәбендә якташыбыз, кече сержант, Украинада махсус операциядә һәлак булган Илдар Усманов истәлегенә футбол буенча турнир узды. 13 ноябрьдә Илдар Наилевичка 32 яшь тулган булыр иде. Әлеге спорт бәйгесендә һәрбинең туганнары да катнашты.
Турнирның нәтиҗәләре белән сез “Күмәк көч” район газетасы битләрендә таныша алырсыз.
Свежие комментарии