Безнең иминлек — сезнең кулда

10 ноябрьдә илебездә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләнә. Бүгенге көндә районыбыздагы полиция пунктында 10 кеше хезмәт итә. Аларның эше белән полиция майоры К.Р. Котлияров җитәкли. Грамоталы, таләпчән җитәкче буларак ул әлеге коллективны туплап тора.
Полициянең участок уполномоченныйлары Р. Р. Деникаев, Р.Я. Фәтхуллин, Э.Р. Юнусов, Р.Р. Тәминов һәм Ш.Р. Аблязов халык белән уртак тел табып, үз һөнәрләрен яратып башкаралар. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, полиция капитаны Ю.К. Усманова да барлык райондашларыбызга да үзенең җаваплылыгы һәм намуслы хезмәте белән күптән инде таныш. Үзе өч бала әнисе буларак, күптән түгел генә декрет ялыннан чыкты.
В.З. Рәхимов җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные буларак эшенә җаваплы карап, җинаять эшләрен ачыклауда тырышлык куя.
Ә инде Р.В. Назиров, Р.М. Ахмеров һәм М.А. Асанов бинаны саклау буенча үзләренә йөкләнгән вазифаларны төгәл үтиләр.
Әлеге сотрудникларның төп бурычы – җәмәгать тәртибен саклау, җинаятьчелеккә каршы көрәш алып бару, халыкның иминлеге, хокуклары сагында тору. Алар үз бурычларына җаваплы карап, безнең иминлегебезне саклап, тәүлек әйләнәсе кешеләргә хезмәт итәләр.

Тулырак материалны газетаның 45 санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5891

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.