Якташыбыз истәлегенә турнир

5 ноябрь көнне Иске Кулаткы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Иске Кулаткы, Радищево һәм Павловка районнарының юл хуҗалыгы җитәкчесе, районда юллар төзүдә һәм яңартуда зур өлеш кертүче якташыбыз Рәфать Абдулхалимович Хөснетдинов истәлегенә багышланган волейбол буенча ике ачык турнир үтте.

Әлеге турнирда мәктәп укучылары, студентлар, урта яшьтәге спортчылар командалары катнашты. Тантаналы өлештә Р.А. Хөснетдиновның улы, «ТАН» оешмасының генераль директоры Рамил Рәфатович чыгыш ясап, әлеге турнирны хуплаучыларга һәм оештыручыларга рәхмәтләр әйтте, бу спорт чарасының дәвамлы булуын, спортчыларга кызу көрәштә лаеклы чыгыш ясауларын теләде. Тулырак материалны газетаның 45 санында укый аласыз. 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5888

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.