27 октябрьдә Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең укытучы Р. Р. Алиева җитәкләгән класс укучылары районыбызның крайны һәм тарихны өйрәнү музеенда булдылар. Экскурсияне музей директоры Р. М. Байбикова алып барды.
Әлеге чарада укучылар Бөек Ватан сугышы вакытында Яшь гвардиячеләрнең батырлыгы турында таныштылар. Музей директоры Р. М. Байбикова шулай ук балаларга илебездәге бүгенге хәлләр һәм Украинада махсус операциянең барышы турында да сөйләде.
Окт 27 2022
Музейда — кунакта
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5786
Свежие комментарии