Чечня сугышында һәлак булган якташыбыз Равил Рамазанов истәлегенә багышланган мини-футбол буенча традицион турнирда барлыгы тугыз команда катнашты. Нәтиҗәләр буенча, кече төркемдә Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең беренче командасы -I нче, әлеге мәктәпнең икенче командасы — II нче, Урта Терешка урта мәктәбе командасы III нче урыннарны яулады.
Өлкән төркемдә Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбе командасы — I нче, Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбе командасы — II нче, Иске Кулаткы механика-технология колледжы командасы III нче урыннарга лаеклы булдылар.
«Иң яхшы уенчылар» исеме белән Динияр Мостафин һәм Айдар Арсланов билгеләнде. Җиңүче командалар кубоклар, медальләр һәм Грамотлар белән билгеләнде.
Әлеге турнирның төп спонсоры Рамил Хөснетдинов иде.
Окт 20 2022
Турнир нәтиҗәләре
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5732
Свежие комментарии