Якташыбызны искә алып

19 сентябрьдә Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбендә Чечня сугышында һәлак булган якташыбыз, әлеге мәктәпнең  укучысы  Равил Рамазанов истәлегенә мәктәп укучылары арасында  мини-футбол буенча традицион турнир үтте.

Тантаналы өлештә район Башлыгы Л.Ф. Богданова, район мәгариф бүлеге мөдире И.Ө. Хәсәнов, мәктәп директоры Г.Ш. Рафикова,  әлеге турнирның төп спонсоры  Р.Р. Хөснетдинов һәм Равил Рамазановның әнисе  Гөлсем  Алимҗановна Рамазанова катнашты.  Чыгыш ясаучылар Гөлсем Алимҗановнага батыр йөрәкле, иленә тугры булучы, туган ягын яратучы  ир-егет үстергәне өчен рәхмәтләр әйттеләр. Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5723

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.