Ак күңел ияләре

Илебездә ел саен июньнең өченче якшәмбесендә кеше сәламәтлеге сагында торучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу көнне бар гомерен медицина белән бәйләгән кешеләрне хөрмәтлиләр. Тик бу бәйрәм елга бер тапкыр гына, ә калган көннәрне медицина хезмәткәрләренә кешеләрнең сәламәтлеге сагында торырга, еш кына аларның гомере өчен көрәшергә туры килә. Бәйрәм алдыннан без Иске Кулаткы район больницасының баш табибы С. А. Кунеевский белән әңгәмә кордык.
— Сергей Александрович, районыбызның сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлеге турында нәрсә әйтә аласыз?
— Бүген районыбызда халыкның сәламәтлеген кайгыртуда район больницасы, 13 — фельдшер, 1 — фельдшер-акушерлык пункты, Урта Терешка, Иске Мостяк авылларында табиблык амбулаторияләре, Иске Зеленай, Иске Атлаш авылларында һәм район больницасында табибларның гомуми практик офислары функцияли. Югарыда күрсәтелгән участокларда барлыгы 18 табиб, 82 урта медицина персоналы хезмәт итә. Район больницасында авырулар өчен бүген 47 койка урын бар. Медицина хезмәткәрләре тәүлекнең төрле вакытында халкыбызның сәламәтлеген кайгыртуда җаваплы эш башкаралар. 
Ашыгыч ярдәм күрсәтү службасы авыруларның чакыруларын кабул итеп, тиз арада алар янына ашыга. Бу сферада 7 медицина хезмәткәре эшли. Дәвамы газетаның 24 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4725

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.