Дини семинарда

2 майда Иске Кулаткы эшчеләр поселогының үзәк мәдрәсәсендә дини семинар үтте. Анда мәктәп
каникуллары вакытында мәчетләр каршында җәйге
лагерьлар булдыру һәм укучыларны дини белемгә өйрәтү мәсьәләләре каралды.Бу мөһим чарада өлкәбезнең көнчыгыш кустында яшәүче мөгәллимәләр, абыстайлар зур теләк белдереп катнаштылар. Семинар иртәнге 10 сәгатьтә Коръән һәм дога уку белән башланды. Аннан соң Иске Кулаткы районының мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Яфаров, Иске Кулаткы районы Башлыгы Лилия Фуатовна Богданова, “Биләр” мәдрәсәсе мөгаллиме Али хәзрәт Даньялов бу чарада катнашучыларны сәламләп аларга уңышлар теләделәр. Марат хәзрәт Хабибуллин чыгышларны дәвам итеп, мәчетләр каршында җәйге курсларны оештыру турында ачык итеп сөйләде. Семинарның барышында Али хәзрәт Даньялов Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итү юлында бәя бирү турында чыгыш ясады. Аннан соң Махмадсолех хәзрәт Гоибов дәвам итеп, дини белем алу, аның әһәмияте турында ачыклады. Семинарда катнашучылар төшке намазны да бергә укыдылар һәм дини белемнәре турында уртаклашып үзара фикер алыштылар. Р. Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4701

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.