Фев 10 2021
15 февраль – Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне
Кыю якташыбыз.
Ел саен 15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгару көнен билгеләп үтәбез. Быел әлеге хәтер көненең 32 еллыгын билгелибез. Вакыт узган саен хәлиткеч сугышта батырлык күрсәткән якташларыбызның исемнәрен тагын да ешрак телгә алабыз. Шундыйларның берсе Расим Рәшитович Халиков. Ул 1963 елның 5 апрелендә Югары Терешка авылында 4 балалы гаиләдә туган. Әтисе Рәшит абый һәм әнисе Хәдичә апа гади крестьяннар буларак, колхозда тырышып хезмәт иткәннәр. Балаларына да дөрес тәрбия бирә белгәннәр.
Расим мәктәптә укыганда ук тырыш бала булып үсә. Ул авыл хезмәтендә чыныгу алып, авыл фермасында да, өйдә дә терлекләр карауда әтисенең ярдәмчесе була. Дәвамы газетаның 6 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4291
Свежие комментарии