Авыл хуҗалыгында көзге кыр эшләре тәмамлангач, бу тармакны үстерү, яңа технологияләр кертү буенча илебездә зур чаралар оештырыла. Гадәттәгечә анда безнең Иске Кулаткы районының авыл территорияләрен үстерү идарәсенең белгечләре, крестьян-фермерлык хуҗалыкларының җитәкчеләре зур теләк белдереп катнашалар.
Быел 6-8 октябрьдә Липецк шәһәрендә микро-макро ашламалар заводы ачу тантанасы булып узды.
«Бу предприятиене ачу Липецк өлкәсе өчен генә түгел, ә үсемлекләрне саклау өчен химик чараларның бөтен тармагы өчен дә әһәмиятле. Әлеге тармак актив үсә. Соңгы ун елда Россиянең үсемлекләрне саклау чаралары базары — өч, ә җитештерү сигез тапкырга арткан. Без ышанабыз, яңа предприятиене гамәлгә кертү нәтиҗәсендә, Липецк районында үсемлекләрне саклау өчен химик чаралар чыгару буенча җитештерү егәрлеген елына 300 мең тоннага кадәр җиткерәчәкбез», — дип белдерде тантаналы ачылышта Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов.Дәвамы газетаның43 номерында укыгыз.
Окт 21 2020
Яңа предприятие — уңыш нигезе.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4007
Свежие комментарии