Уңган әти – гаилә терәге

Регион Башлыгы С. И. Морозовның инициативасы буенча ел саен өлкәбездә “Ел әтисе” конкурсы
үткәрелә. Быел әлеге конкурста безнең районыбызны Шамил Камил улы Альбиков тәкъдим итте.
Лилия Ринатовна һәм Шамил Камиловичны районыбызда да белмәгән кеше юктыр. Альбиковлар гаиләсе яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер кичерә. Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Гомумән, тормышта куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Ә Шамил Камилович белән Лилия Ринатовнаның икесенә дә хас бу сыйфатлар. Шамил Камилович 30 нчы номерлы янгын частендә машина йөртүче булып хезмәт итә, ә Лилия Ринатовна “Гөлчәчәк” балалар бакчасында методист булып эшли. Кечкенәдән эшләп үскән, уйлап эш итүчән, үз дигәненә ирешү өчен барлык кыенлыкларны җиңәргә омтылган Шамил абый булачак тормыш иптәше Лилияне бер күрүдә үк ярата. Берникадәр вакыт очрашкач, матур туйлар уйныйлар.
— Без бүгенге көндә бик бәхетле. Янәшәмдә — сүзендә тора белә торган, башлаган эшен җиренә җиткереп эшли белә торган «алтын куллы» тормыш иптәшем. Аллага шөкер, hәр иртәдә шатланып чыгып китә торган яраткан эшем бар. Ике балабыз да тәртипле бупып үстеләр. Улыбыз Ленар — Россия гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Мәскәү шәһәрендәге академиясен уңышлы гына тәмамлады һәм бүгенге көндә Ульяновск өлкәсе буенча Россия гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы баш идарәсенең 7 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге Башлыгы урынбасары булып эшли, гаиләсе белән Ульяновск шәһәрендә яшиләр. Безгә сөеп туймаслык ике онык та бүләк иттеләр. Кызыбыз Алсу — Россия Герое Р. М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбендә 8 сыйныфны гел “5” ле билгеләренә генә тәмамлады, музыка мәктәбендә дә белем ала,- ди Лилия ханым.
Бу гаиләдә барысы да гади, искитәрлек берни юк. Әмма шушы гадилектә күпме җылылык, кешеләрне ярату, туганнарны, ата-ананы олылау, тормыш тәҗрибәсе ята. Бала кечкенәдән әнисенең аш бүлмәсендә кайнаганын, гөлләр, чәчәкләр үстерүен, әтисенең нәрсә дә булса төзәтүен, бергәләп кич утырып телевизор карауларын, бер-берсенә җылы карашларын күреп үсәргә тиеш. Йорт эшләрендә булышып, әби-бабасына ярдәм итеп үскән бала гамьсез, ваемсыз булмый. Ул җаваплылык хисен тоярга өйрәнә, юкны бушка аударып йөрергә вакыты калмый. Күптән түгел генә Альбиковлар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде. Алар чыннан да, әлеге бүләккә лаек. Бу гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булып, тату яшәвен билгеләү өчен аның йорт-җиренә күз салу да җитә. Аларның бакчасына килеп керсәң, әкият дөньясына эләккәндәй буласың. Кул кушырып утыруны белмиләр бу йортта. Атна саен кайтып, балалары “мәш килеп” ни дә булса эшләп йөри, ә Шамил абый мал-туар һәм техника тирәсендә кайнаша, нәрсәдер төзәтә-ясый. Ә ике оныгы яраткан дәү әтиләрен бик сагынып кайтып, аның янында бөтереләләр. Аларның йортында һәрьяклап тәртип ярата торган хуҗа кулы сизелә. Өйләренә килеп керсәң, ачык чырай, кайнар чәе белән дигәндәй, киң күңелле хуҗабикә Лилия ханым каршы ала.
Альбиковлар гаиләсенең капкалары да, күңелләре дә һәрчак ачык. Йорт җирләренең төзеклеге, тормышларының муллыгы да тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе. Бакчаларындагы җиләк-җимеш агачлары мул уңыш белән сөендерә. Мал-туар, кош-кортлар асрыйлар. Тырышкан кеше барын да булдыра. Ә бу гаилә бар яктан да уңган. Тылың ныклы, «ярты ягың» акыллы, сабыр, тырыш булмаса, зур уңышларга ирешеп тә булмыйдыр ул. Ялгышмаганнар алар бер-берсен сайлап. Гаиләдә бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, ике балалары һәм аларның гаиләләренә кайгыртучан әти белән әни, ике оныгына кадерле дәү әти белән дәү әни, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләренә аларның ышанычын, хөрмәтен казанган киң күңелле чын кешеләр. Менә шундый дус, тату, ярдәмчел бу гаилә күпләргә үрнәк, балалары-оныкларының гына түгел, ә барлык якыннарының горурлыгы булып гомер итә. Киләчәктә дә бу матур гаиләгә тыныч һәм тату гомер кичерүләрен телисе килә.
Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3851

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.