Урта Терешка авылымны уртага бүлеп Терешка елгасы ага. Ул шулай гасырлар буе бертуктамый суларын ерак диңгезгә коя-коя күпме вакытлар үткән. Аның агымын күреп безнең борынгы әби-бабаларыбыз төрле заманда үз алларына тыныч кына гомер кичергәннәр. Шушы тынычлыкны булдыруда, буыннарның татулыгын саклап, аларны берләштерүдә мәчетләр зур роль уйнаган. Мәчетләр мөселманнарның тәрбия үзәге буларак халыкны гел яхшылыкка, әдәплелеккә, тәртипкә өндәгән. Ләкин совет чорында алар ябылып сүтелгәннәр, шуңа карамастан мөселманнар, яшерен генә булса да, шәхси өйләргә ябылып Җомга һәм Гает намазларын укыганнар. Дәвамын газетаның 12 номерында укыгыз.
Мар 18 2020
Манарадан азан яңгырый.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3571
Свежие комментарии