Конституциягә нинди төзәтмәләр кертелер?

Мәгълүм булуынча, быел 15 январьда ил Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка юллама белән мөрәҗәгать иткәндә Конституциягә үзгәрешләр кертү хакында сүз кузгатты.
Конституция текстын яңадан карау планнары алдагы елларга караганда зуррак. Кыскача иң мөһим булган төзәтмәләр исемлеге белән таныштырабыз.
— Пенсияне мәҗбүри индексацияләү турында нигезләмә кертү.
— Минималь хезмәт хакы күләме турында норманы кертүгә һәм аны яшәү минимумына тиңләү.
— Барлык югары дәүләт вазыйфаларын башкаручы түрәләре (депутатлар, сенаторлар, Министрлар, РФ субъектлары Башлыклары, судьялар, Хөкүмәт җитәкчеләре) өчен чит ил гражданлыгы, яшәүгә рөхсәт алу тыела. Ә ил Президенты өчен сайлау вакытына гына түгел, узган елларда да башка ил гражданлыгын алу тыела.
— Президент инициативасы буенча федераль законнарны имзалау алдыннан аларны конституциячеллегенә тикшерү мөмкинлеге өлешендә РФ Конституция судының вәкаләтләрен киңәйтү;
— Дәүләт Советының статусын һәм вәкаләтләрен үзгәртү һәм Губернаторлар позициясен көчәйтү.
— Парламентның ролен үзгәртү. Хәзер Премьер кандидатурасы Дәүләт Думасы тарафыннан расланырга тиеш, ә Президент хупланган кандидатны кире кагарга хокуклы түгел.
— Көч ведомстволары җитәкчеләрен һәм регионнар прокурорларын билгеләп куюдагы үзгәрешләр. Хәзер Президент мондый билгеләнешләрне Федерация Советы белән башлангыч консультацияләр нәтиҗәләре буенча гына башкара алачак.
— РФ Конституциясендә социаль гарантияләрне беркетү.
— Федерация Советына РФ Конституция суды һәм РФ Югары суды судьялары вазыйфаларыннан читләштерү вәкаләтләрен бирү.
«Президент төзәтмәләре» исемлеген игълан иткәннән соң, иҗтимагый фикер алышулар һәм гражданнарның тәкъдимнәрен һәм теләкләрен җыю башланды. Махсус комиссия формалаштырылды, аның әгъзалары, фикерләрне җыеп, РФ төбәкләренә һәм субъектларына бардылар. Шул исәптән Ульяновск өлкәсе тәкъдимнәре дә тыңланды. 2 мартта Дәүләт Думасы Конституцияне үзгәртү турындагы закон проектының икенче укылышына төзәтмәләр кабул итүне тәмамлады. Президент тарафыннан алдан билгеләнгәннәрдән тыш, Төп законда Алла, гаилә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңү төшенчәсен беркетү турындагы төзәтмәләр пакеты да кертелгән.
18 мартта, Кырымны Россиягә кушкан көнне, документны Владимир Путин имзалаячак. Шуннан соң аны Конституция судына җибәрәчәк.
Ә 22 апрельдә, якташыбыз Владимир Ленинның туган көнендә, Бөтенроссия тавыш бирү узачак. Аның нәтиҗәләре буенча төзәтмәләрнең үз көченә керәчәге ачыкланачак. Бу көн, мөмкин кадәр күбрәк сайлаучылар килсен һәм теләк белдерсен өчен, ял көне дип игълан ителде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3562

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.