Спортчыларыбыз җиңүләр яулый

6 мартта Иске Кулаткы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 8-9 сыйныф кызлары арасында баскетбол буенча төркем уеннары булып үтте. Анда Иске Атлаш һәм күрше Радищево районыннан Ореховка урта мәктәпләренең командалары катнашты.
Спорт уеннары башланыр алдыннан баскетболчыларны Иске Кулаткы район мәгариф идарәсе начальнигы И. Ө. Хәсәнов Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев һәм үз исеменнән кайнар сәламләп аларга зур уңышлар теләде.
Иске Атлаш урта мәктәбенең командасын уеннаргә хәзерләүдә физкультура дәресе укытучысы Рамил Таһирович Калюшев зур тырышлык куйган. Моның турында кызып барган ярышларның беренче минутлары ачыктан-ачык сөйләделәр. Кызлар командасы күрше районның баскетбол боҗрасына бер-бер артлы тупны ташладылар. Көрәш кызу барды һәм шуның нәтиҗәсендә Иске Атлаш командасы Ореховка командасын 30:12 хисабы белән җиңде. Билгеле бу отышка спортчыларыбыз үзләре дә, җан атучыларда чиксез шатландылар.
Ярышларның гаделлеген саклауда Иске Мостяк урта мәктәбенең физкультура укытучысы Наил Фәтхуллин һәм Иске Кулаткы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Марат Батыршин оста итеп судьялык иттеләр.
Иске Атлаш урта мәктәбенең спортчылары А. Сәйфетдинова, З. Фәйзуллина, А. Аюкаева, Э. Юсупова, Э. Сафарова, А. Якупова, Э. Хамзина һәм Л. Хисәметдинова үзләренең җитезлекләре белән районыбызның йөзен уңай яктан күрсәттеләр. Алар 14 мартта Барыш шәһәрендәге финал уеннарда да көч сынашачаклар. Гомумән, Иске Атлаш урта мәктәбе районыбызның спорт тормышында бик актив катнашып килә һәм без аларга киләчәктә дә зур уңышлар, яңа җиңүләр теләп калабыз.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3550

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.