Киңәшмә таләпләр куйды

Шушы көннәрдә Иске Кулаткы район администрациясендә су ташкыннарына
каршы көрәш һәм янгын куркынычсызлыгы буенча киңәшмә булып үтте. Аны Иске Кулаткы район администрациясенең Башлыгы И. Ш. Магдеев алып барды.
Әлеге чарада авыл поселениеләре администрацияләре Башлыклары, учреждение һәм оешма җитәкчеләре катнашты.
Яз җитүгә су ташкыннарына каршы көрәш алып бару мөһим проблемаларның берсе булып санала. Моның буенча Иске Кулаткы районы администрациясенең социаль-икътисадый үсеш, торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш, юл эшчәнлеге, экология, шәһәр төзелеше һәм архитектура мәсьәләләре бүлеге начальнигы Р. Р. Сөләйманов чыгыш ясады.
Ул киңәшмәдә катнашучыларны торак пунктлардагы чаралар планы белән таныштырды.
— Безнең районда бихисап су чыганаклары бар, шулар арасында Усть Кулаткы һәм Урта Терешка авылларында гидротехник корылмалар иң зурлардан санала,- дип белдерде Р. Р. Сөләйманов.
су ташкыннарына каршы көрәш буенча 2-12-73 һәм 112 номерлы телефоннарга шалтыратырга мөмкин. Дәвамы газетаның 10 номерында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3522

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.