Хәтергә уелды ул еллар

Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул — халыкның тыныч тормышын саклау, үз илеңнең намусын саклау дигәнне аңлата.
«Армия» сүзе латинчадан «коралландырылган» диеп тәрҗемә ителә. Ләкин армия, коралы белән генә түгел, ә үзенең кыю, батыр солдатлары белән көчле. Тыныч вакытта безнең армия Россиянең унар меңләгән километр коры җирен, су һәм һава чикләрен саклый.
Иске Кулаткы районының ир егетләре дә үзләренең көчләрен кызганмыйча Ватаныбызны саклауда зур эш башкаралар.
Бу бәйрәм алдыннан районыбызда бихисап патриотик чаралар гөрләп уза. Аларда яшь буында туган илгә карата мәхәббәт, армия сафларында хезмәт итүгә горурлык тойгылары уятыла.
15 февраль көнне Иске Кулаткы район мәдәният йортында Әфган сугышында катнашучылар белән кызыклы очрашу булды. Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгының беренче урынбасары И. Х. Ахмедов районыбызның патриотларын кайнар сәламләп, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен олы рәхмәтләрен белдерде. Ул шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан районыбызның “Сугыш елы балалары” на юбилей медальләрен дә тапшырды.
Аннан соң Әфганстандагы сугыш ветераннары берлегенең Иске Кулаткы район бүлекчәсе рәисе Ш. Р. Арифуллин чыгыш ясап, әлеге сугышның афәтләре турында сөйләде. 1979-1989 еллардагы Әфган сугышында 14427 солдат һәлак була. Шул исәптән Иске Кулаткы районыннан Рәфать Ибраһимов һәм Камил Хабушев батырларча һәлак булдылар. Залда утыручылар аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре Лилия Байбикова һәм Ләйлә Амирова әлеге чараны матур итеп алып бардылар. сәхнә артистлары чыгышында патриотик җырлар башкарылды һәм экранда Әфган сугышының сюжетлары демонстрацияләнде.
очрашу ахырында районыбызның әфганчылары Бөек Ватан сугышының Җиңү обелискына венок куйдылар һәм батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3483

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.