Карлар киртә тудырмас

Ниһаять, январь аенда бар җиһанны яктыртып җиргә ап-ак карлар яуды.Кешеләр кышның шушы табигый матурлыгын зарыгып көттеләр.
Дөрес, хәзергә явым-төшем бик күп түгел түгелен. Ә шулай да районыбызның тиешле службалары 14 январь иртәсендә бердәм булып юлларны, тротуарларны чистартуга чыктылар. Ул көн, әйтерсең лә, алар өчен хәрби өйрәнүләргә тиң булган кышкы сынаулар иде.
Иске Кулаткы районының җаваплылыгы чикләнгән “ТАН” оешмасы хезмәткәрләре иртән-иртүк мәктәп маршрутларына игътибар биделәр һәм автобусларга хәрәкәт итәргә уңай мөмкинлекләр тудырдылар. Ә инде эшчеләре тротуарларны, юл кичү урыннарын, күпер өсләрен көрәкләр белән кардан чистарттылар
Камил Рәхимҗанович Абдрәзәков җитәкчелек иткән Иске Кулаткы “Транстехсервис” оешмасының хезмәткәрләре дә бу кампаниягә актив кушылдылар. Ул көнне тәҗрибәле шофер Равил Расимович Богданов куәтле “КамАз МКД” маркалы машина белән Иске Кулаткы шәһәр поселениесенең юлларын кардан чистартып, тозлы ком катнашмасы сибүне башкарды.
Бүген әлеге оешманың базасында ике “ДТ-75” тракторы, бер “Автогрейдер”, ике “МТЗ-82” тракторы резервта тора. Аларга барысына да тәҗрибәле тракторчылар беркетелгән. Кышкы явым-төшем күбрәк булган очракта, алар һәммәсе дә үзләренең вазифаларына керешәчәк.
Кышын карлар күп яуса да, җәяүлеләргә дә, техникаларга да хәрәкәт итү өчен гел уңай шартлар тудырылыр. Моның өчен югарыда әйтеп үткән оешмалар тәүлекнең төрле вакытында әзер торалар.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3284

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.