Яңа еллар килсен бәхет алып, Яңа еллар килсен елмаеп!

Яңа ел бәйрәме — иң серле, тылсымлы бәйрәм. Аны балалар да, өлкәннәр дә зарыгып көтеп ала. Һәм һәркем яңа елда ниндидер могҗиза булуына ышана. Менә көмештәй карларга төренеп килгән кышның иң күңелле бәйрәме Яңа ел да якынлаша. Кешеләр тизрәк елны тәмамларга, яңасына аяк басарга ашыга. Якыннарына бүләкләр, бәйрәм табынын мул итеп әзерләү өчен азык-төлек ала. Өй түрендә төсле утларга, ялтыравыкларга күмелеп яшел чыршы утыра. Бу бәйрәмне аеруча балалар ярата, чөнки яңа ел алдыннан Кыш бабай аларга күп итеп бүләкләр китерә. Һәммәбезгә, җир шарында яшәүче кешелек дөньясына Кыш бабай сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм тынычлык алып килсен иде. Яңа еллар мөбарәк булсын!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3278

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.