Тынычлык сагында.

10 ноябрь – Россия Федерациясенең эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Бәйрәм тарихы Россия тарихына барып тоташа. Петр 1 (1715 елда) җәмәгать тәртибен саклау йөзеннән полиция хезмәтен төзи. Грекчадан тәрҗемә иткәндә, полиция сүзе дәүләт белән идарә итү дигәнне аңлата. 1917 елгы революциядән соң ук, 10 ноябрьдә милиция төзелә, аңа да шушы ук функцияләр йөкләнә. 2011 елда Президент Указы белән полиция дигән исем кабат кайтарылды. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре җәмгыятебездә тәртип сагында тора. Полиция хезмәткәрләре чишкән мәсьәләләр беркайчан да гадәти булмады. Аларның эшчәнлегенә гражданнар хәвефсезлеге генә түгел, ә бөтен дәүләт төзелешенең ныклыгы һәм икътисад тотрыклылыгы бәйле. Полиция хезмәткәрләре җинаятьчелек, законсызлык белән көрәштә, хокук тәртибен, гражданнарның иминлеген һәм мәнфәгатьләрен саклауда һәрвакыт алгы сызыкта торалар. “Павловка” муниципальара эчке эшләр бүлегенең Иске Кулаткыдагы полиция пункты хезмәткәрләре дә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен якты йөз, матур хезмәт нәтиҗәләре белән каршы ала. Бүгенге көндә районыбыздагы полиция пунктында 10 кеше хезмәт итә, аларның эше белән полиция майоры К. Р. Котлияров җитәкчелек итә. Полиция участогы уполномоченныйлары Р. Р. Деникаев (өлкән участковый, полиция капитаны), Р. Я. Фәтхуллин (полиция подполковнигы), Р. Р. Юнусов (полиция лейтенанты), Р. Р. Тәминов (кече лейтенант) һәм В. З. Рәхимов халык белән уртак тел табып, үз вазифаларын яратып башкаралар. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, полиция капитаны Юлия Усманова да барлык райондашларыбызга да үзенең җаваплылыгы һәм намуслы хезмәте белән күптән инде таныш. Үзе дә ике бала әнисе буларак, ул беркемнең бәласына да битараф калмый, һәрвакыт ярдәмгә килә. Ә инде полиция прапорщиклары Р. Р. Абдуллин, Р. М. Ахмеров, старшина И. Н. Усеев һәм стажер Р. М. Назиров бинаны саклау буенча үзләренә йөкләнгән бурычларны төгәл үтиләр. Бу тырыш коллективны һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз һәм саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, озын гомер телибез. Авыр, җаваплы һәм тынгысыз хезмәтегездә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын. Ил-көннәребез тыныч, гаиләләрегездә иминлек булсын. Районыбыздагы тәртипне саклауда сезнең өлешегез зур. Алга таба да районыбыз халкына тынычлыкта яшәргә язсын.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3254

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.