Авыл клубы ремонтланды

Иске Кулаткы районының авыл клубларына һәр ел төрле ремонт эшләре башкарыла. Соңгы елларда гына Яңа Зимница, Иске Мостяк, Вязовый Гай, Иске Атлаш авыллары клубларына капиталь ремонт ясалды.
Билгеле, мәдәни учакларны яңадан сафка бастыру өчен махсус программаларда яисә конкурсларда катнашу таләп ителә.Шушы нигездә быел Зирекле авылы клубына да ремонт ясалды.
Узган 2017 елда биредә хезмәт иткән коллектив “Яхшы китапханә” конкурсында катнашты һәм анда җиңүче булып танылды. Шушы уңышлары өчен аларга 100 мең сумлык сертификат тапшырылды.
Билгеле, бу финанс средствосы авыл клубының түбәсен профнастилга алмаштыруга гына җитте. Шуларны исәптә тотып, Иске Кулаткы районы Башлыгы Э. Ә. Ганеев Зирекле авылы клубына тулаем ремонт ясар өчен үзеннән өстәмә рәвештә 150 мең сум акча тапшырды.
Җәй барышында бу объектны ремонтлауда Иске Кулаткыдан махсус бригада катнашты. Төзүчеләр үзләренең тырышлыклары белән авыл клубының түбәсен алмаштырдылар, бинага евростандартка туры килгән яңа ишекләр куйдылар һәм яңа ихата ясап аны буядылар.
Авыл клубын төзекләндерүдә Иске Кулаткы район мәдәният йорты хезмәткәрләренең дә өлеше шактый булды. Алар клуб йортына өлешчә плитка салуда катнашты.
Р. Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2731

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.