Мәктәп автобуслары тикшерелде.

Яңа уку елы башланыр алдыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан мәктәп автобусларына техник күзәтү үткәрелде. Районыбызда барлыгы 9 мәктәп автобусы авыллардан 139 укучыны 5 мәктәпкә йөртәләр. Автобусларның барысына да ГЛОНАС, тревога кнопкасы, тизлекне чикләү җайланмалары урнаштырылган. Тикшерү үткәргәндә техниканың ОСАГО полислары булу-булмавы, транспорт чараларының „ГЛОНАСС” навигаторы белән тәэмин ителеше, водительләрнең махсус категориягә ия булулары, ел саен комиссия үтүләре игътибарга алынды, автобусларның махсус билгеләр һәм язулар белән җиһазланганлыгы, хәвефсезлек каешлары белән комплектланганлыгы каралды. Чыгу юллары, аптечкалар, аларның җиһазланышы, ут сүндергечләр һәм башкаларга аерым игътибар бирелде. Техник тикшерү барышында җитди җитешсезлекләр ачыкланмады. Булган вак кимчелекләрне бетерүгә вакыт бирелде. Шулай итеп, районыбыз мәктәпләренә билгеләнгән, автобусларның барысы да төзек һәм бүгеннән юлга чыгарга әзер. Яңа уку елы имин үтсен. Ата-аналар балаларын иртән мәктәпкә озатып, кич шатланып каршы алсын!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2723

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.