Ифтар мәҗлесләрендә

Изге Рамазан ае дәвам итә. Иске Кулаткы районының мөселманнары да бу айда аның йолаларын төгәл үтиләр. Безнең арада елдан-ел ураза тотучыларның саны да арта бара. Авылларыбызның мәхәлләләрендә ифтар мәҗлесләре дә зур активлык белән үтә. Шушы көннәрдә ифтар мәҗлесләре Карамалы, Урта Терешка, Яңа Терешка авылларында да узды.
Карамалы авылының мөселманнары ул көнне авыл клубына җыелдылар. Әлеге мәҗлесне оештыруда һәм алып баруда бу авылның абыстае Сания ханым Иксанова, авыл администраторы Ә. Зимнурова, авыл клубының хезмәткәрләре Ә. Зәбирова, Г. Крайнова, Ф. Абдельмәнов, В. Джанкулова зур эш башкардылар. Бу изге чарага 47 мөселман хатын-кыз, 16 мөселман ир килгән иде.
Ифтар мәҗлесе Яңа Терешка авылының “Ишан” мәчетендә дә оешкан төстә узды һәм анда 40 мөселман катнашты. Алар каршында Изге Болгар академиясенең мөгаллиме, якташыбыз Руслан Фәхрутдинов, мәчетнең имамы Расим хәзрәт Аминов вәгазьләр укыдылар. Ифтар мәҗлесендә шәкертләрнең дә саны шактый күп иде.
Урта Терешка авылында изге чара мәктәп бинасында узды. Аны бу авылның имамы Якуб хәзрәт Хаметов ачып җибәрде.
Ифтар мәҗлесен Иске Кулаткы районының мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Юмангулов алып барды. Анда 65 мөселман җыелган иде.
Шушы чарага мәктәпнең аш пешерүчесе Зөлфия Абдрәхимова, аның ярдәмчеләре Халидә Иксанова, Тәскирә Арифуллина, Хамдия Арифуллина һәм башкалар тәмле ризыклар әзерләделәр.
Югарыда әйтеп узган авыллардагы ифтар мәҗлесләренә Иске Кулаткы районы Башлыгы Э. Ә. Ганеев спонсорлык ярдәм күрсәтте. Барлык мөселманнар аңа олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2652

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.