Җәйнең беренче көне җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм — Балаларны яклау көнен күп илләрдә зурлап үткәрәләр. Төп максаты — күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген өлкәннәрнең исенә төшерү. Баланың елмаюы һәм шатлык тулы күзләре — ата-ана өчен моннан да мөһим нәрсә юк. Нарасыйларны наз һәм шәфкатьтә тәрбияләү, аларны олы тормыш авырлыкларыннан саклау — һәр гаиләнең иң төп, изге бурычы. Районыбызда гаиләләргә ярдәм итүне, аналарны һәм балаларны яклауны күздә тоткан бик күп программалар гамәлгә ашырыла. Үсеп килүче буын буш вакытын файдалы үткәрсен, үзенең сәләтен ачсын, шөгыль тапсын өчен дә шактый мөмкинлекләр тудырылган.
Балаларны яклау көнен билгеләү уңаеннан районда күп төрле чаралар оештырылачак. 1 июньдә район мәдәният йортында матур гадәткә әверелгән “Таң йолдызы” балалар иҗаты фестивале иң сәләтле, җыр-моңга гашыйк булучы балаларны билгеләнәчәк. Шулай ук балалар бакчаларында, китапханәләрдә балалар катнашында төрле конкурслар, бәйгеләр үтәчәк.
Балаларыбыз ышанычын югалтмыйк, аларны тагын да бәхетлерәк итәргә омтылыйк. Һәр бала әти-әнисе кочагында үссен, аларга олылар тарафыннан һәрвакыт игътибар, кайгырту һәм мәхәббәт булсын!
Әлфия Яфарова.
Май 30 2018
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2644
Свежие комментарии