Апрель ае кырга өнди

Соңлап булса да безнең төбәккә дә яз килде. Апрель аеның җылы көннәре кыш буе яуган карларны эретеп, кыр эшчәннәрен кырга дәшә, сыман. Язгы чәчүгә ИП “Рамазанов К. К.” крестьян — фермерлык хуҗалыгы да әзерлектә тора.
— Безнең хуҗалыкның карамагында 245 гектар җир бар. Шуның 50 гектарына көзен уҗым бодае чәчеп калдырган идек һәм аларның торышы бүгенге көнгә бик әйбәт. Быел җирләр кибүгә 40 гектарга — солы, 10 гектарга — суданка, 80 гектарга көнбагыш чәчәргә планлаштырабыз. Калган мәйданнарыбыз печән җирләрен билиләр.Язгы чәчүне уңышлы алып барыр өчен, техникаларыбыз төзек һәм чәчү орлыкларыбыз да җитәрлек, — дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Камил Кәлимуллович Рамазанов.
ИП “Рамазанов К. К.” крестьян-фермерлык хуҗалыгы зур булмаса да, авыл халкы өчен файдалы эшләр башкара. Чөнки аның үстерелгән уңышына пайчылар да куана.
Быел язгы чәчүгә әлеге коллектив 3 тонна — арпа, 1 тонна — “Саратовский — 20” сортлы көнбагыш, 4 тонна ашлама һәм җитәрлек күләмдә ягулык-майлау материаллары әзерләп куйган.
Кырларда хуҗалык җитәкчесе Камил Кәлимуллович һәм улы Марат “МТЗ-892,2″ һәм “ДТ-75” тракторларына утырып, хезмәт итәләр.
Аның әтисе Кәлимулла Сафиуллович Рамазановны олы буын кешеләре бик яхшы белә. Чөнки ул элеккеге торгынлык елларында районыбызда танылган комбайнчыларның берсе иде. Кәлимулла Сафиуллович бүген дә тынгы белмәс кеше. Хәленнән килгән кадәр улына ярдәм итеп яши.
ИП “Рамазанов К. К.” хуҗалыгы терлекчелек тармагы белән дә нык шөгыльләнә. Аның карамагында 20 баш үгез бар. Малларны терлекче Рамил Мохамәҗанов карый.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2544

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.