федераль формат

Россия Президенты Владимир Путин Кемерово шәһәренең «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендәге янгында һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты. Искәртәбез, Кемероводагы сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан янгында 64 кеше һәлак булган. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучковка сылтама ясап РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. 27 мартта Владимир Путин иртәдән ук Кемеровага килеп, сәүдә-күңел ачу үзәге каршына чәчәкләр куйды.

Үзәк сайлау комиссиясе Россия Президенты сайлауларының нәтиҗәләрен игълан итүдән соң, Владимир Путин россиялеләргә мөрәҗәгате белән чыгыш ясады. Дәүләт Башлыгы сайлаучыларга аңа ышанган һәм хуплаган өчен рәхмәт белдерде. Владимир Путин икътисадның нәтиҗәлелеген арттыру, социаль сфераны үстерү, халыкның керемнәрен арттыру һәм экологик проблемаларны хәл итү буенча нәтиҗәле эш алып баруы турында белдерде.

Кремльдә Владимир Путинның Катар дәүләтенең Әмире — Тамим Бән Хәмәд Әл Тани белән сөйләшүе үтте. Ул Россиягә эш визиты белән килде. Беренче булып, Тамим Бән Хәмәд Әл Тани Россия Президентына Кемеровадагы зур фаҗига булу сәбәпле, кайгы уртаклашты. Очрашу дәвамында ике ил арасындагы төрле өлкәләрдәге хезмәттәшлекне арттыру перспективалары, халыкара көн тәртибенең актуаль темалары һәм Сириядәге хәл турында Сайлауларда җиңүдән соң Президент Владимир Путин Федераль Җыенга юлламаның нигезләмәләрен гамәлгә ашыру һәм яңа команданы формалаштыру белән шөгыльләнәчәк. Бу хакта Президентның пресс-секретаре Дмитрий Песков НТВ каналының “Атна нәтиҗәләре” программасына интервьюсында хәбәр итте фикер алышу булды.

Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә яшь мәдәният эшлеклеләренә һәм әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә балалар һәм яшүсмерләргә әсәрләр өчен ил Башлыгы премияләрен тапшырачак. Әлеге чара гадәттәгечә шушы көннәрдә билгеләнгән Мәдәният хезмәткәрләре көне кысаларында үтәчәк.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2508

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.