Президент көндәлегеннән

Владимир Путин Краснодарда үткән Бөтенроссия авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре форумында катнашты. Президент авылларда социаль өлкәне үстерүгә дәүләт ассигнованиеләрен арттырырга вәгъдә итте.
«Авылның социаль үсешен арттырырга кирәклеге бүген ачык күренә. Без әлеге мәсьәләне мөмкинлекләребездән чыгып тиз арада хәл итәчәкбез,» — дип белдерде дәүләт Башлыгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре форумының пленар утырышында. Ул авылның социаль үсешен тәэмин итүдә тиз темплар белән эшләргә кирәклеген дә аңлатты.

Шул ук вакытта авыл территорияләрен үстерү гаризаларының һәрвакыт “бюджет мөмкинлекләреннән югарырак булуларын” билгеләп үтте. «Без һәрвакыт төбәкләрдәге коллегаларыбыз белән сөйләшүләр алып барабыз, алар да үз территорияләрен үстерүгә хәлләреннән килгәнчә өлешләрен кертергә тиешләр», — диде Путин.
Ул авылны социаль үстерү махсус программаларына һәм проектларына да игътибар бирде. Мисал өчен, Президент фельдшер — акушерлык пунктларын һәм күчмә медицина ярдәме күрсәтү станцияләрен булдыруны китерде.

Быел 1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сум булачак.
Россия Президенты Владимир Путин минималь хезмәт хакын яшәү минимумына кадәр арттыру турындагы канунны имзалады. Бу хакта “Известия” яза.

12 март көнне Мәскәүдә СССР халык артисты, Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры һәм «Табакерка» сәнгать җитәкчесе Олег Табаков вафат булды. Россия Президенты Владимир Путин Олег Табаков вафат булу сәбәпле, гаиләсенең кайгыларын уртаклашкан.

Владимир Путинның рәислегендә Самара шәһәрендә “Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар Агентлыгының” күзәтчелек советы утырышы узды . Утырышта әлеге оешманың еллык эш нәтиҗәләре һәм перспективалары турында сүз барды.

Владимир Путин Краснодар краена эш сәфәре кысаларында П. П. Лукьяненко исемендәге Милли ашлык үзәгенең эше белән танышты. Президент мәгълүмати стендлар һәм фәнни-тикшеренү институтының селекция өлкәсендәге ирешүләрен карады. Фитотрон-теплица комплексында булды. Аннары дәүләт Башлыгы Милли ашлык үзәге хезмәткәрләре белән очрашты һәм аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2473

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.