Президент көндәлегеннән

Россия Президенты Владимир Путин Россия хоккей җыелмасын Олимпиада – 2018 дәге “алтын” белән котлады. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә. Котлау телеграммасында Путин команда рухы, характеры һәм ихтыяр көче сыйфатларын билгеләп узды. Россия Президенты сүзләренчә, спортчылар искиткеч техника күрсәтте. “Хәзерге җиңү ил хоккей мәктәбенең бик яхшы традицияләрен дәлилләүче шаһит булды, яшь спортчылар өчен ачык ориентир”, — диелгән телеграммада.

Россия Президентына кандидат Владимир Путин Федераль җыенга юллама белән 1 мартта чыгыш ясаячак. Бу хакта РИА “Новости” Путинның сайлау штабы рәистәше Александр Румянцевка сылтама белән хәбәр итә.
Владимир Путин Франция Башлыгы Эммануэль Макрон һәм Германия канцлеры вазифаларын вакытлыча үтәүче Ангела Меркель белән телефон сөйләшүдә Көнчыгыш Гутадагы хәл турында фикер алышты. Сөйләшү барышында Көнчыгыш Гутада гуманитар тыныш кертү турында сүз барды.
Президент Владимир Путин Кремльдә тантаналы рәвештә Сириядә һәлак булучы майор Роман Филиповның гаиләсенә Россия Героеның Алтын Йолдызын тапшырды. Ил Башлыгы билгеләгәнчә, Роман Филипов террористлар белән тигезсез булмаган көрәштә батырлык үрнәге күрсәтә: бирешми һәм чигенми.

РФнең Президенты Владимир Путин, патриотизмны россиялеләрнең үзенчәлекле сыйфаты дип билгеләде. Патриотизм – халкыбызның характерында. Һәм без беләбез, ул нинди героик биеклеккә кешеләрне күтәрергә мөмкин. Илебезне коткару, хәрби дустыңны гәүдәң белән каплау, якын кешеләреңне яклау – болар барысы да иң авыр сынаулар, — дип чыгыш ясады Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантанада.

Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасына Россия фәннәр академиясе эшчәнлегенең максатлары, бурычлары, функцияләре һәм хокукларын ачыклаучы закон проекты кертте. Әлеге документ парламентның түбән палатасы базасында урнаштырылган.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2452

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.